Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты абитуриентлар өчен ишекләрен ача
5 Feb, 2009 Сылу 0
Агымдагы елның 21нче февралендә уку йорты булачак студентларын Ачык ишекләр көненә көтә. Җыен көндезге сәгать 11:00дә башлана. Адресы: Казан шәһәре, Татарстан ур., 2нче йорт, 3нче кат, Актлар залы.
Университетта математика, физика, табигый-география, тарих, татар филологиясе, рус филологиясе, чит телләр, көнчыгыш телләр, юриспруденция, музыка, физик культура, иҗтимагый-икътисад, дизайн һәм рәсем сәнгате факультетлары, педагогика һәм психология институты эшләп килә.
Кабул итү тәртипләре белән шулай ук ТДГПУның кабул итү комиссиясендә танышырга мөмкин. Адресы: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2нче йорт, т. (843) 292-20-17, дип хәбәр итә уку йорты.