Башлангыч сыйныф мөгаллимнәрен семинарда көтәләр
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, министрлыкның Мәгарифне үстерү институты башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар оештыра. Темасы – “Икенче буын Федераль дәүләт мәгариф стандартларын апробацияләү шартларында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәгариф планетасы” исемле укыту методик комплекты”.
Семинар агымдагы елның 18нче февраленә 10.00 – 16.00 сәгатькә планлаштырылган. Адресы: Казан, Җ. Фәйзи урамы, 8нче йорт, 175нче урта мәктәбе, тел.: 276-87-82.
Семинар эшендә Россиянең атказанган укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты, 1-4нче сыйныфлар өчен “Әдәби укулар” дәреслеге авторы Э.Э. Кац катнашачак, диелгән уку йортының рәсми сайтында.
Командировка чыгымнарын педагогларны юллаучы оешма каплый.
Семинар кураторы: Гөлназ Хәмитова Рәшит кызы, тел.: 236-68-11 (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем кафедрасы).
Беркетелгән файлда семинар программасы белән таныша аласыз.