Атом энергетикасын мәктәптә өйрәнә башлаганнар
Бүген Мәскәү шәһәренең 1547нче мәктәбе базасында атом энергетикасы буенча беренче укыту бүлмәсе ачылды. Биредә мәктәп укучыларыннан кала башкаланың күп кенә башка гомуми урта белем бирү оешмаларыннан да балалар белем алачак. Кызлар-егетләргә атом энергетикасы дөньясына виртуаль cәяхәт кылу мөмкинлеге тудырылган. Яңа укыту бүлмәсе укучыларның профильле белем алуына, киләчәктә нинди һөнәр сайлауларына да йогынты ясарга тиеш.
"Атом энергиясе дөньясы” – видеопрограмма. Ул компьютер графикасы һәм анимация кулланып эшләнгән. Стереозвук, интерактив блоклар һәм викториналар укучылар өчен аеруча кызык булачак.
Махсус кабинетларда укучылар шулай ук астрономия, география, табигый фәннәр һәм иләрне өйрәнү кебек үзенчәлекле дисциплиналарны дә өйрәнә ала.
Чыганак: window.edu.ru