Студентларга Президент шәхсән үзе булышачак
Финанс киеренкелек һәм Россия акчасының түбән тәгәрәве контракт нигезендә белем алучы студентларга тискәре йогынты ясый. Бу уңайдан, Россия Президенты кыен хәлдән чыгу юлларын тәкъдим итте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Беренчедән, мәгариф кредитларын киңрәк куллану кирәк. “Бүгенге көндә уңышлы белем алучы студентларга мәгариф кредитын алырга мөмкинлек бирүче норматив документлар әзерләнде. Кредит уку дәвамына бирелә һәм уку йортын тәмамлагач түләнелә. Проценты да минималь була”, - ди Президент.
Икенчедән, уку өчен түләүне сумнарда тәгаенләргә кирәк, дип саный ил башлыгы. Югары уку йортлары җитәкчеләренә дә ул шундый тәкъдим белән чыккан. Ягъни, Россиянең акча берәмлеге курсы үзгәрүгә карап, уку өчен түләү суммасы артмаячак. Медведев фикеренчә, бу очракта югары уку йортлары кереме кимеячәк, ләкин студентларның үзләрен ышанычлырак хис итүе мөһим.
Өченче юл - уку алдынгыларын түләүле формадан бюджет урыннарга күчерү. Сүз уку өчен түли алмаучылар турында бара.
Чыганак: www.5ballov.ru