Ил башлыгы кулына эләккән дәреслек ялган булып чыга
Алдагы яңалыкларда Россия Президенты Дмитрий Медведевның тарих буенча БДИ дәреслегеннән канәгать булмавын язган идек. Баксаң, әлеге уку әсбабы имтиханга әзерлек өчен рәсми рәвештә беркайчан да тәкъдим ителмәгән була.
Бу турыда Россия мәгариф күзәтүе хәбәр итә. Әлеге китап ялган дәреслекләрнең ачык мисалы. Россия Федерациясенең Россия дәүләт хезмәте академиясе Россия дәүләтчелеге тарихы кафедрасы профессоры Василий Зверев ассызыклавынча, тарих фәненнән 2006 һәм 2007 елгы Бердәм дәүләт имтиханы сорауларында мондый хаталар юк. Биредә материаллар күп тапкыр тикшерүләр һәм җентекле экспертиза уза.
Кызганыч, БДИга әзерлек әсбаблары арасында ялган китаплар да аз түгел. Былтыр бу кимчелекне төзәтү максатыннан махсус закон да кабул ителгән. Әсбаб һәм дәреслекләр басу өчен нәшриятләрнең бу эшкә лицензиясе булырга тиеш. Лицензия бирү шартларының берсе - нәшрияттә теге яки бу өлкәдәге (нинди фәннән дәреслек чыгуга бәйле) белгечләрдән торган үз экспертиза советы эшләү.
Лицензияләре бар нәшриятләр исә, үзләренә кергән материалның сыйфатын тикшереп торырга тиеш.