«Информатиканы укыту методикасы һәм эчтәлеге»
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 9-20нче февраль көннәрендә информатика укытучыларын курсларга чакыра. Укулар “Информатиканы укыту матодикасы һәм эчтәлеге” темасына үткәрелә. Күләме - 72 сәгать.
Программада заманча мәгълүмати интернет технологияләрен укыту методикасы, проектлар ясау, Web сайтлар ясау методикасы, Web ярдәмендә тест уздыру - JavaScript нигезендә сайт, программалау, локаль челтәр, ирекле офис, информатика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханы кебек темалар бар. Курс кысаларында “Мәгълүмати тәэмин ителеш нигезендә белем бирү мөхите нәтиҗәлелеген проектлау” Республикакүләм фәнни-гамәли конференция һәм “Шәхес тәрбияләүдә информатика фәненнән мәктәп курсының роле” исемле түгәрәк өстәл дә узачак, диелгән уку йортының рәсми сайтында. Курска килүчеләр үз ихтыяры белән конференциядә дә чыгыш ясый ала (җыентык бастыру планлаштырылган).
Тел.: (843)236-62-91. Курс җитәкчесе - А.Ф. Гарапов.