Дифектология белгечләре игътибарына!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының коррекцион педагогика кафедрасы 2009-2010 уку елына дефектология белгечләрен һөнәри яктан яңадан укыту факультетына тыңлаучылар чакыра.
Биредә «Олигофренопедагогика», «Сурдопедагогика», «Логопедия» кебек юнәлешләр буенча укытулар алып барылачак, диелгән уку йортының рәсми сайтында.
Факультетка бары югары белемгә ия булган затлар гына кабул ителә. Укулар тәмамлануга дәүләт аттестация комиссиясе тарафыннан билгеләнгән квалификациягә дәүләт стандартындагы диплом бирелә. Ягъни:
• олигофренопедагог-укытучы;
• сурдопедагог-укытучы;
• логопед-укытучы.
Документлар 20нче февральгә кадәр кабул ителә.
Уку дәвамлылыгы 1 ел да 2 ай (5 сессия). «Олигофренопедагогика» юнәлеше буенче программа күләме - 600 сәгать, «Сурдопедагогика» - 864 сәгать, «Логопедия» юнәлешеннән программа 1200 сәгатькә каралган.
Тулырак мәгъүмат (8-843) 236-67-88 236-65-63 телефоны буенча (ректорның кабул итү телефоны).