Казанда укучыларның ХV Идел буе фәнни экология конференциясе уза
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану пролемалары институты Казанда агымдагы елның 8-11 февраль көннәрендә укучыларның ХV Идел буе фәнни экология конференциясен уздыра.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыныннан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге җыен Идел буеның гомуми экология проблемаларын ачыклау, укучыларның тирә-юньнең торышын яхшырту буенча тикшеренү эшләре тәҗрибәсе белән уртаклашу, табигый ресурсларны саклауның яңа юлларын эзләү максатыннан оештырыла.
Конференциядә катнашу өчен, экология һәм тирә-як табигатьне саклау өлкәсендә башкарылган фәнни-тикшеренү һәм аналитик эшләр, шулай ук табигатьне саклау буенча гамәли хезмәтләр турында хисаплар кабул ителә. Эшләргә схемалар, сызымнар, карталар, таблицалар, фотографияләр теркәлә ала.
Чыганак: “Татар-информ”