Татарстанның Сарман районында фажига
Икенче сыйныф укучысы 8 яшьлек Алмаз Шәйдуллин боз астына китә.
Малай 29нчы гыйнварда Татарстанның Сарман районы Ләшәү-Тамак авылындагы Минзәлә елгасы аша күрше авылга әбисе янына барганда боз астына китә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Фаҗига юлны кыскартып, текә ярга менмичә, Минзәлә елгасы аша гына бару аркасында килеп чыга.
Алмаз боз астына төшеп киткән җирдә боз калынлыгы нибары 5-8 сантиметр гына булган. Чөнки биредә чишмә агып торган. Кар астында бозның юка булуы күренми кала. Кичке дүртләрдә Алмазның әти-әниләре улларын югалтып, башта туганнары-дусларына шалтырата, аннары елга яры буйлап эзләргә чыга.
Минзәлә елгасы ярында Алмазның бияләйләрен күрәләр. Фаҗига булган урынга Сарман районы коткаручылары килеп, бер метр тирәнлектән малайның үле гәүдәсен чыгара һәм туганнарына тапшыра.
“Интертат” буенча