Түләп укучы студентларны бюджетка күчерәләр
Якын арада түләүле формада белем алучы студентлар бюджет урыннарга күчәргә мөмкин. Бу турыда Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев шәхси видео-блогында хәбәр итә. Димәк, уңышлы укучы студентларның акча мәсьәләсендә проблемалары барлыкка килә икән, алар үзләрен бюджет урыннарга күчерүне таләп итә ала.
Президент сүзләренә караганда, югары уку йортларының күпчелеге контракт нигезендә укучы студентларны югалтырга ашыкмый. Бу алар алачак керемнең өлешен киметәчәк. Ләкин Президент фикеренчә, уку алдынгыларына шундый “бүләк” ясарга була. Өстәвенә, бюджет урыннар дәүләт тарафыннан гарантияләнгән. Баксаң, югары уку йортларының шундый мөмкинлекләре дә бар икән. Ләкин өстәмә керемнән беркемнең дә колак кагасы килми. Икътисади киеренкелек вакытында бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк, дип саный ил башлыгы. Шул уңайдан Россия Хакимияте һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына күрсәтмә юлланачак. Әлеге күрсәтмә студентларның бу өлкәдәге проблемаларын хәл итәргә булышыр дип көтелә.
Чыганак: www.5ballov.ru