belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәхәббәт – гаиләнең тоткасы

Мәхәббәт – гаиләнең тоткасы

2 Feb, 2009 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Саба гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы

Гаилә... 5 хәрефтән торган бу сүз үз эченә күп мәгънә сыйдырган. 2008 ел - гаилә елы. Президентыбыз Минтимер Шәймиев барлык гаиләләрнең дә таркалмыйча бердәм тату яшәүләрен тели!

Гаилә ул – дәүләтнең кечкенә бер тармагы. Дәүләт кебек аның да башлыгы, урынбасарлары, министрлыклары була.

Татар әдәбиятында да гаилә темасын сурәтләгән әсәрләр бар (Китап күргәзмәсе белән таныштыру).

- Укучылар, шундый әсәрләрдән Сез кайсыларын беләсез? (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”, Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”, Ф.Садриевның “Таң җиле”, Г.Камалның “Банкрот” һ.б.).

Бу әсәрләр белән танышкач, гаилә дигән сүзнең мәгънәсен күбрәк тә аңлый төшәсең. Гаиләнең нигезендә кешеләргә хас булган мәхәббәт дигән бөек хиснең булырга тиешлеген дә аңлыйсың. Бүгенге дәрестә сезнең белән Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” һәм Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләре буенча мәхәббәт дигән бөек хиснең кеше тормышындагы, гаилә төзүдәге урынын билгеләргә тырышып карарбыз. Эшне төркемнәрдә алып барырбыз. 1 нче төркем – Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча эшләр, бу төркемгә өмет дип исем кушарбыз; 2 нче төркем Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча эшләр, аларга ышаныч дип исем кушарбыз.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Мәхәббәт – гаиләнең тоткасы14.32 KB
Ресурс төре: 
Сыйныфтан тыш чара / уку материалы
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Дин һәм йолалар
Педагогика һәм тәрбия
Тарих
Фәлсәфә
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 02.02.2009 - 10:38): https://belem.ru/node/1013