belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан укучылары — ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалында

Татарстан укучылары — ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалында

27 Oct, 2026 Раил Гатауллин 0
Татарстан укучылары — ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалында
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat

Ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасының төп этабы тәмамланды. Ике иң катлаулы тур һәм машинада эшләргә өйрәтү (машинное обучение) буенча дүрт бирем артта калды, аларны дөрес чишкән өчен 1 500 баллга кадәр җыярга мөмкин иде.

Татарстан Республикасы искиткеч нәтиҗә күрсәтте: безнең берьюлы биш мәктәп укучысы иң яхшылар исемлегенә керде һәм финалга юллама алды. Финалда Россияның 18 төбәгеннән һәм башка биш илдән барлыгы  61 катнашучы көч сынашачак.

Ә инде 31 октябрьдә барлык катнашучылар өчен вебинар уздырылачак: оештыручылар биремнәрне, дөрес чишелешләрне һәм иң еш очраган хаталарны анализлаячак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.10.2026 - 16:18):https://belem.ru/node/10119