2027 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле
26 Oct, 2026 Раил Гатауллин 0

Рособрнадзор киләсе ел өчен Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру вакытын тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.
Бердәм дәүләт имтиханы:
- вакытыннан алда – 19 марттан 19 апрельгә кадәр;
- төп вакыты – 1 июньнән 9 июльгә кадәр;
- өстәмә вакыты – 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.
- предметларның берсен сайлап тапшыру көннәре – 8 һәм 9 июль.
- БДИның төп чоры тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башланыр дип көтелә.
Төп дәүләт имтиханы өчен:
- вакытыннан алда – 20 апрельдән 14 майга кадәр;
- төп вакыты – 2 июньнән 5 июльгә кадәр;
- өстәмә вакыты – 2 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.
