belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасын билгелиячәкләр

Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасын билгелиячәкләр

24 Oct, 2026 Раил Гатауллин 0
Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасын билгелиячәкләр
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://magarif-uku.ru

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты конкурсы кысаларында быел республиканың 37 муниципаль берәмлегеннән 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашу өчен гариза тапшырган.

Конкурс ике этапта уза. 21 октябрьдә педагогик коллективлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларын тәкъдим итте һәм яклады. 23 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр эксперт комиссиясе балалар бакчаларына барып, аларның эшчәнлегенең эчтәлеген һәм нәтиҗәләрен бәяләячәк.

Грант күләме – 500 мең сум. Бу акчаны балалар өчен мебель, уеннар, уенчыклар, дидактик һәм үстерешле материаллар сатып алуга тотарга мөмкин.

2026 елгы конкурс нәтиҗәләре ноябрь уртасында билгеле булачак. Җиңүчеләр исемлеге Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.

Фото https://vatantat.ru сайтыннан алынды

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.10.2026 - 10:09):https://belem.ru/node/10116