Иртәгә Татарстан көллиятләрендә Бердәм ачык ишекләр көне узачак

17 октябрьдә Татарстан Республикасы көллиятләрендә «Профессионалитет» федераль проекты кластерларында киләчәк һөнәри юлы турында уйланучыларның барысы өчен дә әһәмиятле вакыйга — Бердәм ачык ишекләр көне булачак. Бу көнне бөтен ил буенча йөзләгән көллият һәм техникум 8–11 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, гаилә әгъзалары һәм педагоглары өчен үз ишекләрен ачачак.
Бу масштаблы чараның максаты — аудиторияне «Профессионалитет» программалары буенча уку мөмкинлекләре, эшкә урнашу перспективалары һәм хезмәт базарындагы заманча тенденцияләр белән таныштыру. Катнашучылар һөнәрләр дөньясына яңа күзлектән карарга, сорау зур булган белгечлекләр турында белергә һәм уңышлы карьераны мәктәптә уку этабында ук ничек төзергә икәнен аңларга уникаль мөмкинлек алачак.
