belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Әнкәй теле» балалар программасына кабул итү башланды

«Әнкәй теле» балалар программасына кабул итү башланды

30 Sep, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
«Әнкәй теле» балалар программасына кабул итү башланды
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://vk.ru/klub_sharyk

Балагызның татар телендә иркен сөйләшүен, сәхнәдә сынатмавын һәм үз фикерләрен төгәл җиткерә алуын телисезме? Туган телне өйрәнү һәм сәхнә сөйләме сәнгате бер кызыклы курска берләштерелде.

Дәресләрдә балагызны нәрсәләр көтә:

  • «Җанлы» татар теле: уеннар, әкиятләр һәм интерактив биремнәр аша тел мохитенә чуму.
  • Сәхнә сөйләме: дөрес сулыш алу, дикция һәм матур әйтелеш юнәлешендә эшләү.

Киләсе айда үткәреләчәк дәресләргә билетлар Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда: 3, 10, 17, 24, 31 октябрь 14:00 сәгатьтә.

Дәресләр уен формасында һәм дустанә мохиттә үткәрелә. Балагызга үз-үзенә ышаныч һәм туган телгә карата мәхәббәт бүләк итегез! «Әнкәй теле» балалар программасына кабул итү башланды.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 02.10.2026 - 09:40):https://belem.ru/node/10090