belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казаннан Илья Тарасов Россиянең иң яхшы 20 укытучысы исемлегенә керде

Казаннан Илья Тарасов Россиянең иң яхшы 20 укытучысы исемлегенә керде

20 Sep, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
Казаннан Илья Тарасов Россиянең иң яхшы 20 укытучысы исемлегенә керде
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

«Россия ел укытучысы — 2026» Россиякүләм конкурсының йомгаклау этабы беренче туры нәтиҗәләре буенча, жюри иң күп балл җыйган егерме укытучы-лауреатның исемен атады. Татарстан Республикасын федераль этапта Казан шәһәренең 121 нче номерлы лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Александрович Тарасов тәкъдим итә.

Ачылу тантанасында катнашучыларны Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов һәм Белгород өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Владимирович Шуваев сәламләде.

Алда әле ярышлар дәвам итә. Ул 27 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Мәскәүдә үткәреләчәк. Абсолют җиңүченең исеме 1 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда тантаналы бүләкләү чарасында игълан ителәчәк.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 20.09.2026 - 15:20):https://belem.ru/node/10080