Уку өчен түләүне күтәрмәгез!!!
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы финанс киеренкелек шартларында югары уку йортларына уку өчен түләүне арттырмаска киңәш итте. Бу турыда әлеге ведомство җитәкчесе Андрей Фурсенко хәбәр итте.
Демография проблемлары булуына карамастан, югары уку йортларында бюджет урыннар саны кимемәгән. Димәк, мәктәпне тәмамлаган һәр 1000 кешенең 400дән артыгы уку йортларында дәүләт хисабына белем алачак, дип хәбәр итә “ИТАР-ТАСС”.
Мәгариф һәм фән министры уку йортларына тагын бер тәкъдим белән чыккан. Әгәр дә түләүле формада укучы студентлар үзләрен укуда яхшы яктан күрсәтә икән, мөмкинлек булу белән, 2-3нче курста аларны бюджет урыннарга күчерергә кирәк. Сүз матди яктан проблемалары булган студентлар турында бара. Министр сүзләренә караганда, мондый программалар уку йортларының күбесендә тормышка ашырыла икән.