belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 18 һәм 19 сентябрьдә тавыш бирү көннәрендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары ничек эшләячәк?

18 һәм 19 сентябрьдә тавыш бирү көннәрендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары ничек эшләячәк?

15 Sep, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
18 һәм 19 сентябрьдә тавыш бирү көннәрендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары ничек эшләячәк?
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

18 һәм 19 сентябрьдә сайлаулар үткәрелү сәбәпле, мәгариф учреждениеләренең укыту-календарь графигына үзгәрешләр кертеләчәк.

Укучылар өчен уку процессы альтернатив форматларда оештырылачак:

  • дәресләр музейларда;
  • ачык һавада дәресләр һәм чаралар;
  • ресурс үзәкләрендә эшләү;
  • урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре лабораторияләрендә дәресләр;
  • профильле предприятиеләргә экскурсияләр (аерым график буенча);
  • һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен: сайлау участоклары урнашкан балалар бакчалары тавыш бирү көннәрендә эшләмәячәк. Бу көннәрдә балалар өчен күрше мәктәпкәчә учреждениеләрдә дежур төркемнәр оештырылачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.09.2026 - 16:05):https://belem.ru/node/10074