belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 9 сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәк

9 сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәк

11 Sep, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
9 сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәк
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://yalkyn.ru

Россиядә 9 сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертергә планлаштыралар. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Аның сүзләренчә, имтиханны якынча ике елдан соң гамәлгә кертергә ниятлиләр. Нәтиҗәләр «зачет/незачет» форматында бәяләнәчәк.

Министр билгеләп үткәнчә, имтихан үткәрү тәртибен әзерләгәндә бәяләү критерийларының аңлаешлы һәм объектив булуы мөһим. Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар таләпләрне алдан белергә тиеш.

Телдән имтиханның төп максаты — укучының тарихи материалны эзлекле һәм дәлилле итеп сөйли белүен, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклавын, тарихи чыганаклар белән эшләвен һәм үз фикерен формалаштыра алуын тикшерү.

 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 11.09.2026 - 10:41):https://belem.ru/node/10070