Мәгариф өлкәсендәге коррупция җинаятьләренең өчтән икесе югары уку йортларына туры килә
Соңгы елларда мәгариф өлкәсе коррупция зур үсеш алган проблемалы тармак булып санала. Тармактагы әлеге төр җинаятьләрнең өчтән икесе югары уку йортларына туры килә. Бу әле рәсми статистика гына. Әлеге мәсьәлә кичә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов җитәкчелегендә узган Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы утырышында күтәрелгән төп тема булды. Ул бу юлы Казан дәүләт техник университетында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, республикадагы дәүләт һәм дәүләти булмаган югары уку йортлары, министрлыклар-ведомстволар җитәкчеләре катнашында узды.
Республика комиссиясе күчмә утырышының әлеге университет бинасында узуының җитди сәбәбе бар. Казан дәүләт техник университеты (КАИ) 2006-2007 ел нәтиҗәләре буенча, коррупция белән бәйле җинаятьләр күп теркәлгән уку йорты санала. Хәлнең җитдилеген аңлап, заман чиренә каршы көрәшкә уку йорты үзе алынган. Көрәш чараларының берсе буларак биредә республикада беренче булып коррупциягә каршы үз программалары эшләнгән. Юрий Камалтынов аңлатуынча, әлеге утырыш профилактика, көрәш чараларының гамәлгә ашырылуын урында тикшерү максатын да күздә тота.
Югары уку йортларында коррупциянең ришвәт формасы киң таралган. Аның уңдырышлы вакыты, кагыйдә буларак, яңа уку елына студентлар кабул иткәндә һәм зачет, имтиханнар чорына туры килә. Бу афәттән бер генә уку йорты да азат түгел. Узган ел ахырында республика студентлары арасында уздырылган социологик сораштырулар моңа тагын бер кат инандыра. «Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә белем алучылар гына ришвәтчелек белән таныш булмауларын белдерә. Моның сәбәбе, бәлки, бу уку йортының зур булмавындадыр. Шуңа күрә анда ачыклык күбрәк», – ди Юрий Камалтынов.
Эчке эшләр министрыгы мәгълүматларына караганда, республика уку йортларының «кара» исемлегендә бүген төп урынны 4 уку йорты алып тора. Алар – Казан дәүләт технология, Казан дәүләт техник, Казан дәүләт энергетика һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетлары. Министр урынбасары Рафаэль Гыйльманов белдергәнчә, узган 3 ел эчендә хокук саклау органнары ярдәмендә уку йортлары системасында коррупция белән бәйле 522 җинаять ачыкланган. Казан дәүләт технология университетында, мәсәлән, коррупция белән бәйле 88 җинаять кылуда гаепләнгән 10 кеше тоткарланган, энергетика университетының 7 мөгаллиме шундый 65 факт буенча гаепләнә, Казан дәүләт техник университетында 7 мөгаллим өстендә 24 җинаять исәпләнә, педагогика университетында шундый 52 җинаять ачыкланган. Аларда 5 кеше гаепләнә. Быел бу исемлекне ТИСБИ идарә академиясенең Зәй филиалы да тулыландырган.
Казан дәүләт техник университетында узган ел шундый бер очрак ачыкланган. Юрий Камалтынов белдергәнчә, моны уку йортында профилактика һәм көрәш чараларының уңай нәтиҗәсе дип бәяләргә була. Тик сөенергә иртәрәк. Фактларның азаюы эчке эшләр органнарының эшләп бетермәү нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Бүгенге көндә әлеге уку йортында ректор Юрий Гортышов җитәкчелегендә коррупциягә каршы комиссия эшли. Аерым профилактика чаралары эшләнгән. Уку йорты җитәкчелеге шуның бер үрнәге буларак факультет студентлары арасында эзлекле сораштырулар уздыруны, мөгаллимнәрнең хезмәтен стимуллаштыру чараларын керткән (уртача хезмәт хакы 17,2 меңгә җиткән). Тискәре күренешләрне биредә махсус рәвештә киң җәмәгатьчелеккә җиткерү чаралары эшләнгән. Бу эшләр бүгенге утырышта башка югары уку йортлары өчен өйрәнүгә лаеклы дип табылды.
Бүгенге көндә республика югары уку йортларында ришвәтчлек һ.б. күренешләрен булдырмау эшләрендә җитәкчелек, студентлар, студентлар белән Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре дә эшли. Алар һәр конкрет уку йортына беркетелгән. Тик бу хезмәттәшлек кенә җитми. Кайбер уку йорты ректорлары уку оешмасын Прокуратура, Тикшерү органнары хезмәткәрләрен җәлеп итүгә ихтыяҗның зур булуын белдерде. Бу, кыңгыр эшләрдә шикләнүче намуссыз мөгаллимнәр, аларның арадашчыларының эзенә төшәргә ярдәм итәчәк. Казан дәүләт технология университеты җитәкчелеге, мәсәлән, намуссыз мөгаллимнәргә каршы чаралар күрүдә уку йортлары кулында тәэсир итү көче булмауга зарланды. Ришвәт алучы билгеле, ләкин аның кулыннан тотучы юк. Ә суд аша җинаять җаваплылыгына тартылмый торып, аны уку йорты җитәкчелеге эштән азат итә алмый, чөнки хезмәт килешүе бар. Ә менә Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчелеге шушындый хәлдән чыгу җаен, үзе эзләргә мәҗбүр булган. Алар намуссыз мөгаллимнәрне әхлаксызлыкта гаепләп эштән азат итүгә ирешкән.
Утырышта катнашучылар шулай ук җаваплылыкка тартылган ришвәтчеләргә җәза чараларының катгый булмавын, билгеләп узды. Алар фикеренчә, бер уку йортыннан куылган очракта, мондый кешеләрнең икенче урында да укыту хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк.
Ришвәт мәсьәләсен бер яклы гына карага ярамый, билгеле. Провокация ясап, мөгаллимне акча алуга этәрүче студентлар да бар. Утырышта шушындый очраклар өчен дә җаваплылык нормасын булдыру хакында тәкъдимнәр яңгырады.
«Бүген коррупция белән көрәшнең универсаль механизмнары юк. Бу золым белән көрәштә бары көчләрне берләштереп, системалы эш алып барганда гына нәтиҗәгә ирешеп була. Хокук сагында торучылардан да, югары уку йортлары җитәкчеләре, укытучылар, студентлардан да тәкъдимнәр кирәк. Фактларны санау, аларны азайту юлларын эзләү генә җитми», –ди Юрий Камалтынов.
Тәкъдимнәр рәвешендә бу афәткә каршы көрәшнең нәтиҗәле чарасы итеп уку йортларында студентлар белемнәрен бәяләүнең балл-рейтинг системасын кертү, беренче курс студентларын белем тикшерү үзәге аша уздырып сынау, зачет кенәгәләрен аерым саклау һ.б. яңгырады. Әлеге мәсьәлә республика комиссиясе утырышында 3 айдан кабат каралачак.
«Татар-информ» материалы буенча