belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Белем академиясе «Үзем төшерәм: өйрәнчекләр өчен видеопродакшн» курсын булдыруы турында игълан итте

Белем академиясе «Үзем төшерәм: өйрәнчекләр өчен видеопродакшн» курсын булдыруы турында игълан итте

6 Sep, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
Белем академиясе «Үзем төшерәм: өйрәнчекләр өчен видеопродакшн»  курсын булдыруы турында игълан итте
Татарстан
belem.ru яңалыклары

Белем академиясе проекты кысаларында күпләр өчен актуаль булган «Үзем төшерәм: өйрәнчекләр өчен видеопродакшн» курсы тәкъдим ителә: https://academy.belem.ru/?lang=tt

Курс (комплекслы программа) һәркем файдалана алырлык җиһазлар (беренче чиратта, смартфон) кулланып һәм беренчел тәҗрибәдән башка кино төшерүнең тулы циклын үзләштерергә ниятләүчеләр өчен булдырылган.

Укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла, «гадидән катлаулыга» дидактик принцибы буенча төзелгән һәм заманча видеомейкерның барлык төп компетенцияләрен колачлый.

Курсны үзләштергән кеше кыйммәтле җиһазлар һәм  махсус белгечләр хезмәтләреннән файдаланмыйча, блоглар, социаль челтәрләр, мәгариф проектлары яки бизнес өлкәсендәге тәкъдимнәр  өчен мөстәкыйль рәвештә профессиональ медиаконтент булдыра алачак.

Курска язылу өчен әлеге сылтама аша кереп теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/cloud/6a902d42e010db3b2986dc93/

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 06.09.2026 - 12:15):https://belem.ru/node/10065