ТДГПУда яңалыклар көтелә
30 Jan, 2009 Сылу 0
Сүз университет базасында яңа Институтлар булдырылуы утрында бара. Уку йортының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, агымдагы елның 26нчы гыйнварында узган Гыйльми совет утырышында Өстәмә белем бирү Институтын Өзлексез һөнәри белем бирү Институтына үзгәртү карары кабул ителгән.
Тагын бер яңалык: Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты базасында Чит телләр Институты барлыкка киләчәк. Ул агымдагы елның 1нче мартыннан сафка басырга тиеш. Институт чит телләр һәм Көнчыгыш телләр факультетларыннан төзеләчәк.