belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Россиядә укытучыларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр

Россиядә укытучыларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр

31 Aug, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
Россиядә укытучыларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

«Укытучы эшендә ясалма фәһем» квалификация күтәрү программасы яңа уку елында кулланылачак. Анда 250 мең педагог катнашачак – бу Россия укытучыларының гомуми санының дүрттән бер өлеше диярлек. Бу ясалма фәһемне укытучылар өчен гамәли куллануга багышланган беренче федераль инициатива.

Укуны Россия Мәгариф министрлыгы, Россия цифрлар министрлыгы һәм Дәүләт мәгариф университеты оештыра. Программаның эчтәлеге «Яндекс» тарафыннан эшләнгән. Укуда нейрочелтәрләр белән эшләү тәҗрибәсе булган укытучылар да бушлай катнаша алачак. 2026 ел ахырына кадәр программа буенча 250 мең педагогик хезмәткәр белем алуы көтелә.

Уку 36 академик сәгать дәвам итәчәк, ул онлайн форматта оештырылачак. Алар дәресләр өчен уңайлы вакытны үзләре сайлый алачак. Гаризалар сентябрьдә «Дәүләт хезмәтләре» порталында кабул ителә башлый.

 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.09.2026 - 12:52):https://belem.ru/node/10057