Ю.А.Гагаринга багышланган иҗади эшләр бәйгесе
Беренче очучы космонавт Ю.А.Гагарин бүген дә безнең арада булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан балалар өчен “Гагарин илебез язмышында!” исемле Россиякүләм әдәби бәйге оештырыла. Чара нинди максат белән оештырыла соң? Беренчедән, оештыручылар фикеренчә, ул балаларның игътибарын илебезнең тарихи казанышларына юнәлтәчәк, ә бу үз чиратында аларда патриотик хисләр, туган илләренә карата мәхәббәт уятырга тиеш.
Икенчедән, мәктәп укучыларын космонавтика һәм инженер һөнәрләр белән таныштыру. Өченчедән, кызлар-егетләрдә уйлап табучанлык сәләтен, иҗади фикерләүне үстерү. Конкурс Россиянең төрле регионнарында хезмәт итүче мөгаллимнәрне туплау, тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеген тудыру өчен дә уздырыла.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны беркетелгән файлда укыгыз.
Чыганак: www.edu.ru
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.doc | 24.5 KB |