belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан педагоглары Россиякүләм олимпиада призерлары өчен 86 мең сум алачак

Татарстан педагоглары Россиякүләм олимпиада призерлары өчен 86 мең сум алачак

19 Aug, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
Татарстан педагоглары Россиякүләм олимпиада призерлары өчен 86 мең сум алачак
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar

Татарстан Министрлар Кабинеты Россиякүләм укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән педагогик хезмәткәрләр өчен акчалата бүләкләү билгеләде. Тиешле карар республиканың хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылды.

Бер тапкыр бирелә торган түләү педагог олимпиаданың йомгаклау этабына әзерләгән һәм призер яки җиңүче булган һәр укучы өчен 86 мең сум тәшкил итәчәк, дип расланган нигезләмәдән күренә.

Түләүләрне Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары педагоглары ала алачак. Шул ук вакытта алар гаризаны караган вакытта шундый оешмада эшләүләрен дәвам итәргә һәм агымдагы елда 9-11 сыйныфларда катнашучылар арасында максималь нәтиҗә күрсәткән укучының әзерлеген раслый торган документлары булырга тиеш.

Программаның максаты – 9-11 сыйныф укучыларының олимпиада хәрәкәтен үстерүдә катнашучы педагогларга ярдәм итү.

 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 19.08.2026 - 00:09):https://belem.ru/node/10045