belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Түбән Камада яшүсмерләр өчен мобиль уеннар турниры була

Түбән Камада яшүсмерләр өчен мобиль уеннар турниры була

3 Aug, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0
Түбән Камада яшүсмерләр өчен мобиль уеннар турниры була
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Түбән Кама
Чыганак: 

https://yalkyn.ru

14-15 августта Түбән Кама районының «Алдынгылар йорты»нда Мобиль Алдынгылар лигасы үткәреләчәк. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 14-18 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала.

Уенчылар бишәр кешелек командаларга бүленеп, Standoff 2 мобиль уенында көч сынашачак. Турнирда катнашу өчен 12 август 17:00 сәгатькә кадәр теркәлергә кирәк  https://forms.yandex.ru/u/6a671f106d2d7312f916f86b/

Мобиль Алдынгылар лигасы – Татарстанда яшүсмерләр өчен оештырылган беренче мобиль уеннар лигасы. Биредә катнашучылар уен стратегиясе һәм тактика төзү осталыкларын күрсәтә, аралаша һәм яңа дуслар таба ала.

Турнир ике этапта була. 14 августта сайлап алу ярышлары үткәреләчәк. Алар нәтиҗәсендә сигез команда финалга чыгачак. 15 августта үткәреләчәк гала-турнирда Түбән Кама лигасы җиңүчесе билгеләнәчәк. Җиңүче команда акчалата бүләк алачак.

Бер уен раунды 40–60 минут дәвам итәчәк. Командалар үзләре белән җанатар буларак дусларын һәм якыннарын да чакыра ала. Сайлап алу этабында махсус уен станцияләре эшләячәк.

Команда биш уенчыдан торырга тиеш. Уенчылары җитмәгән командалар өчен фикердәшләр табу чаты булдырылган.

Лига һәм киләсе турнирлар турында тулырак мәгълүматны Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрләрендә белергә мөмкин: https://vk.ru/mypervie16

 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 03.08.2026 - 12:37):https://belem.ru/node/10029