Югары уку йортларына бюджет урыннарга укырга керү өчен 25 июльгә кадәр гариза тапшырырга була

Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамланачак. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгында хәбәр ителде.
Абитуриентларның конкурс исемлекләрен университетлар үз сайтларында һәм дәүләт хезмәтләре порталында 27 июльдә урнаштырачак.
Ташламалар буенча укырга керүчеләр, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук максатчан укырга керүчеләр өчен кабул итүгә ризалык бирү вакыты 1 августка кадәр. Кабул итү турындагы боерыклар 3 һәм 7 августта урнаштырылачак.
Бу даталар арасында «тынлык көннәре» гамәлдә булачак – керүчеләр яңа гаризалар тапшыра яки элек җибәрелгән документларны кире ала алмаячак вакыт.
Магистратурага бюджет урыннарына документларны кабул итүне тәмамлау срогын һәр югары уку йорты мөстәкыйль билгели, әмма ул 20 августтан да соңга калмаска тиеш.
