ТДГПУ Югары Ослан укучыларны кунак итте
29 Jan, 2009 Сылу 0
27 гыйнвар көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Югары Ослан районы Макулово урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашу булып узды.
Укучылар ТДГПУ музеенда булдылар, университет тарихы белән таныштылар һәм факультет, институтлар турында кирәкле мәгълүмат алдылар, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты.
Чыгарылыш курс студентларын эшкә урнаштырырга ярдәм итү һәм һөнәри юнәлеш бирү бүлеге хезмәткәрләре университетка кабул итү шартлары һәм кагыйдәләре турында сөйләдәгәннәр. Булачак абитуриентларның сорауларына җавап биргәннәр.