«Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының читтән торып узучы федераль этабы башланды
5 Jul, 2026 Рәйсә Сәгадиева 0

Чыганак:
1 июльдә өстәмә белем бирү өлкәсендәге хезмәткәрләр арасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» («Сердце отдаю детям») Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының читтән торып узучы федераль этабына старт бирелде. Әлеге чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлеге (Профсоюз) белән берлектә үткәрелә.
2026 елда конкурс балаларга өстәмә белем бирүнең төп юнәлешләрен үз эченә алган ун номинация буенча үткәрелә: техник, табигый-фәнни, туризм һәм туган якны өйрәнү, физик культура һәм спорт, социаль-гуманитар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү, остазлык, төбәкләрнең этномәдәни мирасын саклау, шулай ук һөнәри дебют.
