Югары уку йортларына документларны почта аша җибәрү дә мөмкин
Абитуриентлар берьюлы бирничә югары уку йортына документ күчермәләрен юллау хокукын алды. Аттестат, БДИ сертифакаты һ.б. документларның нөсхаләре почта аша җибәрелергә мөмкин. Күптән түгел Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2009-2010 уку елына муниципаль һәм дәүләт карамагында булган югары һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларына гражданнарны кабул итү тәртибен раслады.
Мәгариф һәм фән министрлыгы ассызыклавынча, абитуриент документларның кайсы вариантын бирәчәген (оригиналмы ул, яисә күчермәме) үзе хәл итә. Бу мәктәпне тәмамлау турында аттестатка, БДИ сретифакатына һ.б. кагыла. Бер шарт: документлар 10нчы июльдән дә калырга тиеш түгел. Почта аша юлланган документларны кабул итү 25нче июльдә тәмамланачак.
Чыганак: www.gazeta.ru