Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тарихи күзәтү
Белем.ру порталын төзү идеясе туу һәм аны тормышка ашыру 2005-2006 нчы елларга туры килә. Бу елларда Белем.ру порталы проекты өстендә эш алып барыла, порталның дизайн-макеты булдырыла. Порталга нигез итеп авторның моңа кадәр эшләп килгән http://minem.pochta.ru ("Татнет йолдызлары - 2005" интернет-бәйгесе лауреаты) материаллары алына, күп кенә материаллар Рунет сайтларыннан татар теленә тәрҗемә ителә, Татнет сайтлары барлана.
- 2006 нчы елның җәй-көз айларында портал проекты интернет челтәренә күчерелә - портал өчен домен һәм хостинг сатып алына, веб-платформалар урнаштырыла һәм татар теленә тәрҗемә ителә, дизайн версткасы ясала, материаллар урнаштырыла башлый. Иң беренче булып порталның форум өлеше эшли башлый, аны тәрҗемә итү һәм тематик яктан тутыру оештырыла.
- 2006 нчы елның декабрь аенда Белем.ру порталы һәм аның форумы татар теле укытучылары съездында республика укытучыларына тәкъдим ителә һәм хуплау таба.
- 2007 нче елда порталның үсеше башлана. Проектны алып бару өчен команда оеша, ул 2007 нче елның июнь аенда Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте булып формалаша. Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының хуплавын таба, проектка эшләрне башлап җибәрү өчен финанс бүленеп бирелә.
- 2008 нче елда порталның Ресурслар каталогы тулыландырылып алып барыла башлый, веб-каталог булдырыла, портал укучыларын системалы рәвештә дөньякүләм мәгариф яңалыклары белән таныштырып бару оештырыла. Порталны төрле елларда автор үзе, Айгөл Әбсәләмова, Рамил Нигъмәтуллин, Гөлназ Талипова алып баралар.
- 2009 нчы елда портал "Мирас" китапханәсе белән байый, 2011 елда проект кысаларында мәгариф өлкәсендә эш эзләү системасы оештырыла (финанс булмау сәбәпле, әлеге проектлар әлегә туктатылдылар).
- 2010 нчы елдан башлап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, республика оешмалары һәм кайбер меценатлар ярдәме белән портал кысаларында төрле бәйгеләр үткәрелә башлый. 2010 нчы елда "Белем.ру" ҖЧҖ "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә нигез сала, 2014 нче елдан бәйгенең төп оештыручысы булып "Татнетны үстерү фонды" билгеләнә.
- 2014 нче ел башыннан порталда "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе кысаларында кулланучылар фикерен белеп ай саен иң яхшы ресурс билгеләнә. Әлеге ресурсларның авторлары махсус сертификат һәм иганәчеләрнең призлары белән бүләкләнеләләр.
- 2015 нче елның сентябрь аенда порталда "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесе үткәрелә башлый. Бәйгенең төп оештыручылары - Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.
- 2016 нчы елның гыйнвар аенда укытучылар өчен блоглар алып бару мөмкинлеге булдырыла.
Порталның мөмкинлекләре
Яңартылган Белем.ру порталы киң катлам кулланучылар өчен үзгәртеп ясалды. Әлбәттә, порталның төп эшләү юнәлеше - татар телендә белем бирүче укытучыларның эшен уңайлату, аларны белем бирү ресурслары белән тәэмин итү, укытучыларның хезмәтен башкаларга таныту, квалификацион тәҗрибәләрен күтәрергә ярдәм итү, татар телендә белем бирү сыйфатын күтәрү өстендә эш алып бару. Моңа карамастан, портал ата-аналар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен файдалы һәм кызыклы булыр дип өметләнеп калабыз. "Белем.ру" порталында көн саен үзеңә охшаган ресурс табып укырга, дөнья яңалыкларын укып барырга мөмкин.
Порталның төп сәхифәләре түбәндәгеләр:
- Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар (Татарстан, Россия, чит ил, "Булмас димә" рубрикалары белән);
- Электрон мәгариф ресурслары каталогы (рубрикатор белән);
- Заказлар һәм ресурслар кабул итү бүлмәсе;
- "Белем.ру" ҖЧҖ оештырган бәйгеләр;
- Блоглар;
- "Мирас" электрон китапханәсе;
- Видеоальбом;
- Аудиоальбом;
- Веб-сайтлар каталогы;
- Профессиональ-тематик фикер алышу форумы;
- Истәлекле даталар календаре;
- Мәгариф өлкәсендә эш эзләү системасы;
- Сорау-җавап (FAQ).
Игътибар! Сез үз сайтыгызга Белем.ру порталы баннерларын урнаштыра аласыз. Моның өчен, баннерны сайлап алыгыз һәм аның кодын сайтыгызга урнаштырыгыз:
- Караулар саны: 36975
- Бастыру