Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә 2007 елның 14 июнендә нигез салынган, ул устав нигезендә эш алып бара.
Оешманың нигез салучысы һәм директоры - Гатауллин Раил Мәүлет улы.
Компаниянең рәсми сайты: ooo.belem.ru.
"Белем.ру" җәмгыяте сезнең өчен түбәндәге төр хезмәтләр тәкъдим итә:
- төрле дәрәҗә интернет-проектлар (татарча һәм русча сайтлар, порталлар, блоглар, локаль веб-проектлар) ясау, редизайн;
- сайтны таныту, аның дәрәҗәсен арттыру, SEO, эзләү өчен оптимальләштерү (Татнет, Рунет);
- программ, техник һәм эчтәлек ягыннан сайтларның эшчәнлеген тәэмин итеп тору;
- компьютер программаларын төзү, идея-проектларны автоматлаштыру;
- компьютер программаларын, интернет-проектларны татар теленә тәрҗемә итү;
- мәгълүмати технологияләр өлкәсендә консультацияләр үткәрү, мастер-класслар оештыру;
- портал кысаларында рекламагызны урнаштырып сезнең проектны/продукцияне таныту һ.б. төр хезмәтләр.
"Белем.ру" оешмасының лицензияләре:
- "Академия Белем". Дополнительное профессиональное образование. Дополнительное образование взрослых и детей. Лицензия №Л035-01272-16/00254619 от 01.11.2021.
- Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру". Свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г.
Без алдыбызга түбәндәге максатларны куеп эшлибез:
- Belem.ru порталы ярдәмендә интернет челтәрендә татар мәгарифен һәм фәнен ныгыту өстендә эш алып бару (укытучыларның, ата-аналарның һәм укучы балаларның белемнәрен күтәрү, татар телендә ясалган сыйфатлы электрон мәгариф ресурслары санын арттыру һ.б.);
- заман технологияләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар зыялылары санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую (мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар телендә онлайн-консультацияләр алып бару, төрле интеллектуаль һәм профессиональ бәйгеләр үткәрү һ.б.);
- интернет челтәрен татар телендә эшли торган сыйфатлы веб-ресурслар белән баету өстендә эш алып бару (татарча сайтлар ясау, аларның эшчәнлеген тәэмин итү, сайтларны татар теленә тәрҗемә итү, татар сайтларының дәрәҗәсен күтәрү һ.б.).
Оешманың кайбер хезмәтләре (портфолио): http://belem.ru/proektlar.
Оешманың адресы: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25, 312 нче офис.
Эш вакыты: дүшәмбе-җомга, 9:00-17:30; төшке аш: 12:00-13:00; ял көннәре: шимбә-якшәмбе.
Реквизитлар:
ИНН 1661018513 КПП 165501001 БИК 049205770
р/с.: 40702810100000027969 в АКБ "Энергобанк" (АО)
к/с.: 30101810300000000770
Элемтә өчен телефоннар: +7(960) 045-63-53.
Онлайн хат җибәрү: http://belem.ru/contact.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Прайс (01.12.2017) | 16.03 KB |
- Караулар саны: 52277
- Бастыру