Татар мәгарифе порталы
28 гыйнвар, 2009 - 09:44
Самара шәһәре яшьләренең "Салават күпере" педагогик клубы” иҗтимагый оешмасы шушы исем астында мөгаллимнәр өчен үзенчәлекле бәйге игълан итә.
Биредә урта, башлангыч һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү оешмалары педагоглары, балалар иҗат оешмалары җитәкчеләре, коммерциягә нигезләнмәгән оешма хезмәткәрләре һәм яшьләр белән эшләү өлкәсеннән белгечләр көч сынаша ала.
Соңгы ике ел эчендә бу бәйгедә Россия Федерациясенең 30 регионыннан һәм Үзбәкстан Республикасынан 175 педагог, студент һәм мәктәп укучысы катнашырга өлгергән. “Демократия өчен мәгариф” исемле (Варшава, Польша) Фонд ярдәмендә «Хәйрия дәресләре исемле» Халыкара конкурсының 20 җиңүчесе Польшада стажировкада булып кайткан. Бүгенге көндә дә Варшава һәм Краковка шәһәрләрендә проектның 10 җиңүчесе тәҗрибә туплый.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 5 җыентык бастырылган. Биредә хәйрия эшенең тарихы, теориясе һәм практикасы буенча аеруча игътибарга лаек тикшеренү эшләрен табып була. Быел да Самара шәһәрендә узачак йомгаклау турында бердәм “Хәйрия дәресе” үткәреләчәк.
2007 һәм 2008 елларда конкурс кысаларында узган тематик дәресләрдә, хәйрия акцияләрендә Самараның 170000 мәктәп укучысы һәм студенты катнашкан. Бер яктан, алар Самара һәм Россиядә яшәп килүче хәйрия эшенең зур тарихы белән танышса, икенче яктан, яшьләр хәйрия концертларында һәм спектакльләрендә катнашып, мохтаҗларга зур ярдәм күрсәткән.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда һәм әлеге сылтама буенча (www.delo.raduga.info) табарга мөмкин.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
polozhenie.doc | 40.5 KB |