Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1нче февральдән Россиянең алты хәрби югары уку йорты яңа төр сержантлар әзерли башлаячак. Тагын ике-өч елдан алар бүгенге армия сафларында хезмәт итәчәк прапорщикларны алыштырырга тиеш. Диңгез флотында исә бу мичманнарга кагыла. Бу - хәрби мәгарифтә үткәреләчәк үзгәрешләрнең беренче этабы.
Хәрби кадрларны укыту эшенә Мәскәү югары гомумгаскәр команда училищесы, Омск шәһәре танк инженер институты, Рязань хәрби автомобиль институты, Рязань югары һава-десанты команда училищесы, Һава-космик оборона хәрби Академиясе һәм Санкт-Петербургның физкультура хәрби институты алыначак. Аларның һәрберсендә белгечлеккә һәм программага бәйле 100-200 кеше укытачаклар, дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы вәкиле.
Киләчәктә сержантларны укыта алырлык хәрби югары уку йортлары саны да, хәрби белгечләр саны да артачак. Бүгенге көндә Оборона министрлыгы махсус укыту порграммаларын булдыру өстендә эшли. Аларны Мәгариф һәм фән министрлыгы белән генә килешәсе бар. Әлеге программа буенча, урта һөнәри белем белән беррәтән хәрби белгечлек тә алырга мөмкин булачак. Уку дәвамлылыгы төрле белгечлекләр өчен үзгә: 2 ел 6 айдан алып 2 ел 10 айга кадәр.
Узган ел ахырында һәр югары уку йорты базасында сержантлар әзерләү өчен махсус укыту үзәкләре булдыру карары кабул ителгән иде. Хәрби фараз кылу үзәге җитәкчесе Анатолий Цыганок фикеренчә, сержант мәктәбе армия сафларында тулы бер чылбыр барлыкка китерәчәк. Сержант офицерларны техника һәм шәхси состав белән эшләүдән азат итәчәк. Ләкин шул ук вакытта сержант авторитетын да югалтмаска тиеш икән.
Чыганак: www.5ballov.ru