Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Ана теле» татар телен дистанцион өйрәтү системасы быел яңадан эшли башлаячак. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган утырышта шулай дип белдерде.
«Системаны яңарту эше бара. Эш сервисны яхшырту һәм куллану тәҗрибәсен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Бу платформадан файдалануны уңайлырак итәчәк. Шунысы мөһим, әлеге система үзебездә эшләнгән һәм федераль законнарга туры килә», - диде ул ТР халыклары Ассамблеясы Советының һәм 2022-2032 елларда Татарстандагы төп халыклар телләренең Халыкара унъеллыгына багышланган чараларны үткәрү буенча Оештыру комитетының уртак утырышында.
Хәзерге вакытта кабул итү-тапшыру сынаулары үткәрелә. Эшләр 2025 елның өченче кварталында тәмамланыр дип көтелә, диде Закирова.
Аның сүзләренчә, онлайн-мәктәп тугыз дәрәҗә – 288 дәрестән торачак. Курста шулай ук әйтелеш, язу, грамматика лабораторияләре, онлайн-сүзлек, һәр бүлек буенча төркемле аралашу дәресләрен үткәрү өчен материаллар бар. Моннан тыш, дәрәҗәле тугыз тест каралган.
Татар телен өйрәтү буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбе 2013 елдан бирле эшләде. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән булдырылды. 2023 елның июнь башында «Ана теле» ябылуы турында хәбәр итте. Моның сәбәбе белем бирү проектын бергәләп гамәлгә ашырган EF Education First чит ил компаниясенең Россия базарыннан китү турында карар кабул итүе белән бәйле дип әйттеләр.
Соңрак ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзебезнең платформага күчерү нәтиҗәсендә ябылудан саклап калыначак дип белдерде. Контентны күчерү өчен ул вакытта Denis school белем бирү компаниясенең JetClass Россия онлайн-платформасын сайлыйлар. 2024 елда яңартылган онлайн-мәктәп булдыруга 123 миллион сум акча бүлеп бирергә карар кылынды.