Татар мәгарифе порталы
Кариев театры артисты һәм яшь режиссер Булат Гатауллин Кариев театрында грант акчасына куркыныч әкият чыгара. Сүз Казан мэриясе гранты турында бара. Ул 500 мең сумны тәшкил итә.
«Мин җәй көне «Үз телем» бәйгесендә спектакль проекты өчен грант оттым. Әлеге спектакльне башка театр мәйданчыкларына да тәкъдим итә ала идем. Ләкин үз театрым якын – Кариев театрында эшләргә теләдем. «Шайтан һәм аның кызы» исемле татар халык әкияте буенча куелган спектакль «Шайтан... Егет... Кыз» дип аталачак», – диде ул Кариев театрының иҗади планнарына багышланган матбугат конференциясендә.
«Мин әрсез режиссерлардан түгел – җиткән кадәр грант акчасын тотабыз. Илнур Зөфәрович ниндидер финанс кыенлыклары туса, мәсьәләне чишәрбез диде. Мин бераз булса да театр акчасына да өметләнәм», - дип җавап бирде режиссер спектакль бюджетына кагылышлы сорауга җавап итеп.
«Әрсез режиссер булмаса да сорый беләләр – анысы әйбәт», - дип режиссерны җөпләп куйды театр директоры Илнур Гайниев.
Булат Гатауллин яңа куеласы әкиятнең куркыныч булачагын сер итеп сакламый. Үзе куйган беренче әкият «Гөлчәчәк» кебек үк монысы да хоррор булыр дип планлаштырыла.
«Балаларны театрга җәлеп итү җиңелдән түгел. Мистик әйберләр аларны кызыксындыра. Өлкәннәр мондый әйберләрне күрсәтүдән зарланырга мөмкиннәр. Ләкин балалар карый андыйны», – ди Булат.
Ул «Гөлчәчәк» спектакленнән соң да балалар белән аралашуын әйтә. Балалар чыннан да андый куркыныч әйберләрен карарга яратуларын, яңа спектакльгә киләчәкләрен әйткәннәр.