Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан башкаласы 16 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабын кабул итәчәк. Чараны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты оештыра.
Конкурс төп белем бирү программаларын туган телдә гамәлгә ашыручы иң яхшы туган тел укытучыларының һәм тәрбиячеләрнең инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклауга һәм таратуга, шулай ук аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.
Быел конкурс өченче мәртәбә уздырыла, анда илнең 79 төбәгеннән укытучылар һәм тәрбиячеләр, шулай ук жюри әгъзалары, министрлыклар һәм мәгарифне үстерү институтлары вәкилләре катнаша. Алдагы елларда чараны Ставрополь краенда Пятигорск һәм Карачаево-Черкесиянең Черкесск шәһәрләре кабул иткән.
Конкурсны ачу тантанасы 16 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында була. Катнашучылар өчен күргәзмәләр оештырылачак.
17 сентябрьдә Казанның «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексы базасында конкурс сынаулары башлана. Анда федерациянең төрле субъектларыннан 79 педагог көч сынашак. Биш көн дәвамында «Методик остаханә», «Дәрес», «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класс» кебек сынаулар була.
«Методик остаханә» сынавы барышында педагоглар жюри һәм укытучылар бергәлегенә үзләренең һөнәри компетенцияләрен күрсәтәчәк, телне белмәгән укучылар өчен кереш туган тел дәресе үткәрәләр, шулай ук укучылар белән дәрестән тыш чара оештыралар. «Мастер-класс»та алар үзләренең педагог методикасының нәтиҗәлелеген күрсәтергә тиеш.
Шул ук мәйданчыкта 18 сентябрьдә «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясен ачу тантанасы була. 33 тәрбияче өчен конкурс сынаулары Казанның Яңа Савин районындагы 99нчы балалар бакчасы базасында узачак.
«Медиавизитка», «Методик остаханә» һәм «Дәрес» конкурслары йомгаклары буенча 15 лауреат билгеләнә. Финалда 21 сентябрьдә биш укытучы һәм биш тәрбияче көч сынашачак, шуннан соң җиңүчеләр билгеләнә.
Конкурсны ябу тантанасы 21 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында була.
Тантаналы чараларны һәм конкурс сынауларын онлайн-трансляцияләү 16-21 сентябрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге конкурсның рәсми бергәлегендә булачак.
Татарстан Республикасыннан конкурста Казан шәһәре Идел буе районы 19нчы гимназиясенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы — 2024» һөнәри конкурсында җиңүче Ләйлә Гарифҗанова катнашачак.