Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендәге докладында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин милли мәгариф, туган телдә белем алу уңай динамикалы районнарны билгеләде.
«Милли мәгариф торышының төп күрсәткече – туган телдә белем бирүне колачлау. Шул ук вакытта муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча зур аермалар булуын билгеләп үтәргә кирәк. Арча, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Сарман, Теләче районнарында ул шактый югары һәм соңгы 3 ел дәвамында анда уңай динамика күзәтелә. Шул ук вакытта башка районнарга балаларның һәм аларның әти-әниләренең предметларны туган телдә өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру эшен оештырырга кирәк», – дип белдерде ул.
Министр әйтүенчә, әлеге юнәлештә мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының хезмәттәшлеге мөһим.
«Эшнең мөһим юнәлешләреннән берсе – туган телне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру. Республиканың барлык мәктәпләрендә туган телдә белем һәм тәрбия бирү федераль кануннар нигезендә оештырылган. Узган уку елында 729 мәктәптә белем һәм тәрбия бирү туган телдә алып барылды. Аксубай, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тукай, Ютазы районнарында балалар бакчасында туган телдә тәрбияләнгән балаларның 90 процентыннан артыгы мәктәптә дә туган телдә белем ала. Быел туган телдән имтихан сайлау хокукыннан дүрт меңнән артык укучы файдаланды – узган ел белән чагыштырганда мең ярымга күбрәк», – диде ул.
Шулай ук Илсур Һадиуллин татар телендәге дәреслекләр темасына да тукталып үтте. «Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты буенча 86 дәреслек федераль исемлеккә керде.Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне яңартылган белем бирү стандартларына туры китерү буенча эш оештырылган» – дип ассызыклады ул.