Татар мәгарифе порталы
Казанда 10-11 июньдә Югары технологияләр өлкәсендә «Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк» Технопаркы мәйданчыгында «Киләчәкне формалаштырганда» мәгариф министрларының икенче Халыкара форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Минем тарих" гуманитар фәннәргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.
Форумга чит дәүләтләрнең 100дән артык вәкиле чакырылган, алар арасында чит илләрдән дә гомуми һәм югары белем министрлары да бар.
Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Форумда илебезнең суверен мәгариф системасының уңышлары, шул исәптән чит илләрдә рус телен үстерү өлкәсендә Россиянең алдынгы тәҗрибәсе күрсәтеләчәк. Чара дөньяда мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак.Форумның эшлекле программасы кысаларында катнашучылар халыкара белем бирү тирәлеген, кыйммәтләр системасын, тәрбия, белем бирүнең сыйфатын һәм һәркем алырлык булуын бәяләүгә кагылышлы темалар буенча фикер алышачаклар. Алар шулай ук икътисад үсешендә белем бирүнең роле, яшьләр, ОВЗ балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында фикер алышалар.
Моннан тыш, форум кысаларында БРИКС илләренең мәгариф министрлары очрашуы узачак, анда глобаль дөньяви чакырулар фонында агарту проектлары өлкәсендә дәүләтара берләшү үсешенә йомгак ясалачак.
Форум эшендә барлыгы 1000нән артык кеше катнашачак.