Татар мәгарифе порталы
Казан Мэриясе бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә. Дәресләр Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләре өчен уздырыла.
Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә торган курслар башлангыч һәм дәвам итүчеләр әзерлек дәрәҗәләренә исәпләнгән. Дәвам итүчеләр төркеменә татар теленнән база белемнәренә ия булучылар керә, биредә сөйләшү күнекмәләрен арттырачаклар.
Дәресләр 12 февральдә башланып, 1,5 ай дәвам итәчәк. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес 1 сәгатькә исәпләнгән. Аларны Казан мәктәпләренең профессиональ педагоглары алып барачак. Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак. Һәр төркемнән курсны уңышлы тәмамлаган өчәр хезмәткәргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Татар теле курсына язылырга теләгән муниципаль хезмәткәрләр регистрацияне биредә уза ала: https://forms.gle/cwNeyxD6nuNnZYjy5
Үткәрелү урыны: Казан шәһәре Башкарма комитеты (Кремль ур., 3 йорт)
Мәгълүмат өчен:
Казан шәһәре Мэриясе бушлай татар теле курсларын беренче тапкыр 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештыры. Быел барлыгы дүрт курс узачак. Татар телен өйрәнергә теләүче казанлылар өчен бушлай татар теле курслары җәй һәм көз айларында узачак. Бу турыда алдан хәбәр итәчәкбез, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.