Татар мәгарифе порталы
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Укытучым минем» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.
«Укытучым минем» бәйгесе 2023 ел азагында урта һәм югары сыйныф укучылары арасында узган. Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырган.
«Узган ел Россиядә остазлар һәм укытучылар елы буларак игълан ителгән иде. Без шушы ел кысаларында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә бәйге оештырырга булдык. Аның беренче максаты – укытучының җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү иде. Укытучы – ул бүгенге балалар өчен генә түгел, ә җәмгыятебез киләчәге өчен җавап бирә торган шәхес. Шәхес үзе шәхесләр тәрбияли. Милләт тормышында шәхес бик зур урын алып тора», – диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.
Бәйгенең икенче максаты – урта һәм өлкән сыйныф укучыларында иҗатка омтылышны арттыру булган. Укучылар үз остазлары турында видео һәм инша әзерләгән. Өченче максат – «Tatarica. Татар энциклопедиясе»нә мәктәп укучыларының игътибары юнәлтү. Җиңүчеләрнең эшләре онлайн-энциклопедиядә чыгачак.
Бәйге урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасында «Иң яхшы укытучы», «Иң яхшы авыл укытучысы», «Иң яхшы туган тел укытучысы» номинацияләрендә узган. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгегә 69 эш килгән. Аларның 49ы татар телендә язылган. Татарстаннан тыш, эшләр Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән килгән.