Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда шәһәрнең муниципаль мәгариф оешмалары арасында «Лапа дружбы» дигән өченче грант конкурсы башланды. Традицион рәвештә анда мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре катнаша ала, алар хайваннарга карата кешелекле һәм җаваплы мөнәсәбәт темасына проектлар тәкъдим итәчәк. Конкурс берничә этаптан тора, аның нәтиҗәләрен апрель аенда ясаячаклар. Нигезләмәсе Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Мәгариф оешмалары конкурска түбәндәге юнәлешләр буенча проектлар тәкъдим итә ала:
- «Человек собаке друг» – этләр белән куркынычсыз аралашуны пропагандалаучы белем бирү программалары яки маршрутлары, чаралары, караучысыз хайваннар проблемаларына игътибар җәлеп итү, шәһәрдә аларның санын киметү өчен шартлар тудыру;
- «Айболит и другие» – белем бирү программалары яки маршрутлары, балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эше буенча чаралар, профильле һөнәрләр белән танышу, балалар һәм яшүсмерләр арасында мондый һөнәрләрне популярлаштыру өчен белгечләр белән очрашулар оештыру;
- «Зоотерапия в инклюзивном образовании» – белем бирү программалары яки маршрутлары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чаралар;
- «Зооволонтер» – белем бирү программалары яки маршрутлары, әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуга багышланган чаралар, хайваннар белән эшләү күнекмәләрен өйрәнү, аларны күзәтү һәм карау;
- «Дай лапу, друг!» – видеолар һәм фотолар.
Конкурста катнашу өчен ике этап үтәргә кирәк. Гаризалар һәм рәсмиләштерелгән проектлар, нигезләмәгә туры китерелеп, 29 нчы февральгә кадәр gdebc-kzn@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә. Эксперт комиссиясе тарафыннан конкурс материалларын читтән торып бәяләүдән торган икенче этап 1 нче марттан 31 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗә апрель аенда ясалачак.
«Лапа дружбы» конкурсында һәр юнәлеш буенча иң күп балл җыйган катнашучылар җиңүче булачак. Беренче урыннарны алучылар – 200 мең сум, икенче урыннар – 100 мең сум, өченче урыннар 50 мең сум алачак. «Дай лапу, друг!» видеороликның иң яхшы сценарие өчен ике җиңүчегә – 100 мең сум, иң яхшы фотоэш өчен ике җиңүчегә 50 мең сум түләнәчәк.
Барлык сораулар буенча конкурсантлар +7(843)273-48-55, +7(843)292-37-04 телефоннары аша Казанның Балалар экология-биология үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.
Исегезгә төшерәбез, «Лапа дружбы» беренче грант конкурсы Казанда 2021 елда старт алды, аңа шәһәрнең җиде районыннан 37 оешма һәм Татарстанның бер вәкиле кушылды. Жюри биш номинациядә 23 призерны билгеләде – алар проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алдылар. 2022 елда беренче конкурс җиңүчеләренә бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Икенче конкурска нәтиҗәләр 2023 елда ясалды. Конкурс комиссиясе шәһәрнең 91 белем бирү учреждениесе проектларын сайлап алды. Җиңүчеләргә шулай ук 50-200 мең сум күләмендә грантлар тапшырылды.