Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе старт алды, анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге, медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче яшьләр катнаша алачак. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә мөмкин.
«Алтын каләм – Золотое перо» - яшьләр сәясәтенең бренд проектларының берсе. Аралашу форматы үзгәрә, ләкин мәгълүмат тапшыру өчен җаваплылык үзгәрешсез кала. Проектның яңа сезонын өч юнәлеш буенча яңартылган форматта эшләтеп җибәрәбез – бу традицион индивидуаль номинация, анда катнашучылар мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары була ала, һәм тагын ике юнәлеш өстәделәр – югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары медиаүзәкләре. Шулай итеп, проект медианаправление белән кызыксынучы яшьләрнең төрле категорияләрен үз эченә алачак. Яшьләр белән бергә республикада һәм тулаем илдә алар өчен булдырылган барлык мөмкинлекләр турында сөйләячәкбез», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, конкурс этаплары онлайн-форматта узачак һәм берничә тапкыр турыдан-туры чыгыш ясау планлаштырыла, иң яхшылары йомгаклау фестиваленә узачак.
Индивидуаль номинация 8 юнәлешне үз эченә ала: рус телендә басма журналистика; татар телендә басма журналистика; подкастлар һәм радио (рус һәм татар телләрендә); фотожурналистика; телевидение һәм видеоблогинг (рус һәм татар телләрендә); дизайн һәм верстка; SMM; реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә.
Фестивальдә җиңүчеләрне Гран – при ияләрен сайлап алачаклар, ул югары уку йортында медиа юнәлеше буенча укырга сертификатны күздә тота. Шулай ук индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре сайланачак. Ә югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасындагы иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәген үстерү өчен 1 млн сумлык сертификат алачак.
«Алтын каләм – Золотое перо» конкурсы һәр тапкыр Татарстан журналистикасы өлкәсендә яңа йолдызлар кабыза. Республикабызның күп кенә танылган белгечләре үз юлларын нәкъ менә шушы конкурстан башладылар. Яңартылган формат биш көнлек фестивальгә чыгуны гына түгел, ә шәхси номинацияләр өчен онлайн-укытуны, коллектив номинацияләр өчен проектларны яклауны да күздә тота. Катнашучылар файдалы белем алачаклар һәм аларны шунда ук гамәлдә кулланачаклар. Ә иң яхшыларын йомгаклау фестивалендә үк билгелик», - дип сөйләде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Катнашучыларга гариза бирү өчен https://clck.ru/37JQdo сылтамасы буенча теркәлергә һәм проектның электрон почтасына zolotoepero2024@yandex.ru портфолио җибәрергә кирәк. Хатның темасында Фамилия-Исем- Юнәлеш күрсәтелергә тиеш.
«Конкурста катнашучылар республикабыз журналистикасына яңа агымнар һәм яңа фикерләр кертәчәкләренә ышанам. Фестивальнең төп бурычы-яшь журналистларны чын мәгънәсендә эшләргә өйрәтү. Быел гамәли юнәлешне көчәйтергә карар ителде. Яшь кадрларга без тормышның барлык өлкәләрендә таянабыз. Иң мөһиме, журналистика – ул җәмгыятькә хезмәт итү, хакыйкать һәм ялган, яхшылык һәм явызлык, гаделлек һәм гаделсезлек арасында мәңгелек шәхси сайлау», – дип өстәде ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.
Тулырак мәгълүмат белән фестивальнең Нигезләмәсендә танышырга мөмкин.
Фестиваль ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР югары белем бирү мәгариф оешмалары, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Идел» яшьләр журналы тарафыннан үткәрелә.