Татар мәгарифе порталы
Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елында Казанда берләшмә президентлары катнашында Төрки дөнья милли фәннәр академияләре берлеге генераль ассамблеясы утырышы узачак. ТР Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында аның президенты Рифкать Миңнеханов шулай дип белдерде.
«Әлеге чара төрки фәнни-белем бирү киңлегендә Татарстан гуманитар фәненең әйдәп баручы ролен таныту өчен әһәмиятле вакыйга булачак», - дип искәртте ул.
Бүгенге утырышта 2023 елда Фәннәр академиясе тарафыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм киләсе елга планнар билгеләнде. Миңнеханов 2024 елда бик амбициоз бурычлар торуын әйтте.
«Киләсе елда безнең алда университетлар, технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары, предприятиеләр белән бер бөтен экосистема булдыру бурычы тора. Аның килештерелгән фәнни белем бирү повесткасы, бердәйләштерелгән стандартлары булуы һәм үзбелем тәҗрибәсе белән алмашу өчен гомуми платформа белән берләштерелүе шарт. Бары тик шул очракта гына без оператив рәвештә, тиз үзгәреп торган базар һәм тышкы шартлар нигезендә идеяләрнең эшкә сәләтлелеген тәэмин итә һәм алгарышлы проектларны гамәлгә ашыру өчен команда җыя алачакбыз», - дип хәбәр итте Рифкать Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Фәннәр академиясе әгъзаларына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул быелгы елның уңышларын билгеләп үтте.
«15 ел эчендә беренче тапкыр төбәктә фәнни эзләнүләр өлкәсендә мәшгуль булган кешеләр саны 14 меңнән артты, фәнгә эчке чыгымнар күләме 20 процентка диярлек үсте», - дип белдерде Сәфәров.
Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты һәм ТР Фәннәр академиясенең элеккеге президенты Мәгъзүм Сәлаховка аерым игътибар күрсәтелде. Рифкать Миңнеханов аңа ТР Фәннәр академиясенең алтын медален тапшырды.