Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТР башкаласында мәгариф системасының мактаулы хезмәткәрләре өчен күкрәк билгесе булдырылды. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Күкрәк билгесе нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары, педагог һөнәрен популярлаштырганы, шулай ук актив җәмәгать эше һәм шәһәр үсешенә һәм халыкның иминлегенә ярдәм итүче проектларны гамәлгә ашырганы өчен тапшырылачак.
Бүләкләүгә Казанның мәгариф системасында 10 елдан да ким булмаган яки бүләкләүгә тәкъдим иткән оешмада өч елдан да ким булмаган эш стажы булган җитәкчеләр, педагоглар һәм башка белгечләр кандидат була ала.
Елына барлыгы сигез күкрәк билгесе тапшырылачак. Белгечләрне бүләкләү турындагы карар шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе боерыгы белән рәсмиләштерелә. Документ елына бер тапкыр август конференциясе алдыннан кабул ителәчәк. Күкрәк билгесе тапшырылган белгечләрне 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү белән бүләкләячәкләр.
Диаметры 25 мм булган күкрәк билгесе түгәрәк формасында. Бүләкнең бордо төсендәге эмаль белән капланган үзәгендә Зилант сурәтләнгән, ә түгәрәк кырында рус телендә «Казан шәһәре мәгариф системасының Мактаулы хезмәткәре» дип язылган. Билге композит металлдан штамп ысулы белән эшләнгән. Бүләк өчен коробка һәм таныклык каралган. Билгене күкрәкнең уң ягында йөртергә кирәк булачак, ул РФ, ТР Дәүләт һәм Казанның муниципаль бүләкләре артыннан урнаштырылырга тиеш.
Беренче тапкыр «Казан шәһәре мәгариф системасының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгеләрен Мэр Илсур Метшин Педагог һәм остаз елына йомгаклар ясаганда тапшырды. Тантана 7 нче декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Концерт залы 1,1 меңгә якын кешене – мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрне, шулай ук балаларга өстәмә белем бирүчеләрне җыйды.