Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казан Ратушасында укучыларны Казан Мэрының исемле стипендияләре белән бүләкләделәр. Аспирантларны һәм студентларны ТКХ, төзелеш, транспорт, цифрлы һәм мәгълүмати технологияләр, медицина, архитектура, мәдәният, икътисад, спорт, туризм һ.б. өлкәләрдә тикшеренү эшләре өчен бүләкләделәр. Шулай ук балалар музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләренең яшь тәрбияләнүчеләренең хезмәтләре билгеләп үтелде. Бүләкләрне барлыгы 93 кеше алды, аларны шәһәр башлыгы Илсур Метшин үзе тапшырды.
«Казан Мэрының исемле стипендияләренә конкурс елдан-ел ныграк колач җәя, талантлы яшьләргә иҗади эзләнүләрдә һәм теоретик һәм практик тикшеренүләрдә ярдәм итү мөһим», - диде Илсур Метшин.
Россиядә 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, шуңа күрә тантанада яшь талантларга ярдәм иткән кешеләрне дә хөрмәтләделәр. «Педагог һөнәре – иң затлы һөнәрләрнең берсе. Сез укытасыз, тәрбиялисез, илһамландырасыз, илебезнең, республикабызның һәм шәһәребезнең киләчәген формалаштырасыз. Бүген бу залда – Казанның интеллектуаль, иҗади һәм спорт ягыннан өметле киләчәге, һәм аларның остазлары. Алардан өйрәнергә, аларга ышанырга, сайланган эшкә тугрылык үрнәген алардан алырга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга шәһәр башлыгы.
Киләсе елда 30 яшен тутырачак конкурска студентлардан һәм аспирантлардан 237 гариза килгән. Офлайн этапка 102 кеше үткән. Аларны 23 эксперт комиссиясе бәяләгән. 16 аспирант һәм клиник ординатор 50 мең сум күләмендә стипендия алачак, 20 югары уку йорты студенты һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары – 35 мең сум, ике һөнәри белем бирү учреждениесе студенты – 20 мең сум.
2023 елгы стипендия ияләрен котларга узган елгы җиңүчеләр килде. Диана Гурьянова һәм Елизавета Носкова быел стипендиант булган София Галкина белән берлектә «Хәситә» иҗади триосы составында «Бишек жыры»н башкардылар. Барлык кызлар да – З.В.Хәбибуллина исемендәге 7 нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары.
Яхшы укулары һәм иҗади казанышлары өчен стипендияләрне Камил Баһавиевка, Элина Вараксинага, Амелия Варшавскаяга, Камилә Габдуллаҗановага, София Галкинага, Лиана Гафиятуллинага, Эвелина Гимадиевага, Климентия Кайгородовага, Юлия Куприяновага, Кирилл Михайловка, Мария Руденкога, Нәзирә Садыйковага, Наилә Славинага, Зилә Шабаевага, Снежана Шуклинага тапшырдылар.
Моннан тыш, бүләкләр Анастасия Гребнева, Мәрьям Җәппарова, Анастасия Мазур, Мирослава Макарова, Мәликә Мифтахова, Леонид Панин, Илья Панков, Эльза Сафиуллина, София Солтанова, Софья Ткаленко, Валерия Тюрина, Әминә Умуралиева, Вилдан Хәбиров, Марсель Хәмидуллин, Артур Шишкинга бирелде.