Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында Казан Мэры Илсур Метшин «Мәктәпкә юл» пилот проекты башлануы турында игълан итте. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен белем бирү учреждениеләренә бару маршрутларында куркынычсыз һәм уңайлы мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр башлыгы район башлыкларына проектны киләсе елда сынау режимында эшләтеп җибәрергә кушты.
«Минем, Мэр буларак, һәм безнең команданың гамәли бурычы бар – форумда киләсе елга шәһәрдә гамәлгә кертелергә мөмкин булган карарларны табу. Мин «Мәктәпкә юл» проектында зур потенциал күрәм. Аны әлегә пилот вариантында – шәһәрнең һәр районында шундый бер проект буенча тормышка ашырырга тәкъдим итәм. Район башлыкларына мәктәпләргә, ата-аналар комитетларына һәм балаларга шушы тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә кушам. Безгә балаларның әлеге проектта актив катнашуы бик мөһим. Һәм иң зур кайтаваз булган җирдә без әлеге проектны гамәлгә кертәчәкбез», - дип белдерде Илсур Метшин.
Очрашуда катнашучылар «STEP. Транспорт карарлары» дигән компаниянең тикшеренүләре буенча фикер алыштылар, аның барышында экспертлар 132 нче һәм 103 нче мәктәп укучыларының мәктәп маршрутларына анализ ясаганнар. Мәгариф учреждениеләре Казанның Яңа Савин районының 25 нче кварталында урнашкан. Бу территориянең үзенчәлеге шунда ки, ул күп катлы торак төзелешнең функциональ зонасында урнашкан һәм транспорттан югары дәрәҗәдә файдалана алырлык.
«Мәктәпкә юл» проектының төп идеясе – үсеп килүче буынны аларның көндәлек маршрутын проектлау процессына җәлеп итү. «Мәктәпкә юл» проектының баш архитекторы, «ФА-САД» студиясенә нигез салучы һәм педагог, Россия архитекторлар берлеге әгъзасы Валерий Салихов балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшне оештыруның мөһимлеге турында тулырак сөйләде.
Валерий Салихов сүзләренчә, мәктәп маршрутларын төзекләндергәндә, укучыларның яшен исәпкә алу мөһим. Мәсәлән, кече сыйныф укучылары мөстәкыйль түгел, шуңа күрә алар өчен истә калырлык юллар булдырырга кирәк. Урта мәктәп укучыларында төрле юл киртәләре кызыксыну уятачак, ә югары сыйныф укучыларының мәктәп маршруты рациональ рәвештә тикшерелергә тиеш. Шул ук вакытта идеяләрне балалар үзләре тәкъдим итә ала, мәктәпләрдә иң яхшы кече архитектура формалары, арт-объектлар, навигация элементлары, дизайн элементларына һ.б. конкурслар оештыру җитә. Шулай итеп, архитекторларның профессиональ мохите үсеп килүче буын фикерен исәпкә ала алачак.
«Асылда без проект эшчәнлеге белән түгел, ә социологик тикшеренү белән шөгыльләнәбез. Болар барысы бергә зур, глобаль проектка әверелә – бөтен мәгънә шунда. Безнең төп максатыбыз – «Мәктәпкә юл» мисалында катнаш проектлауга балаларны җәлеп итү мөмкинлеген күрсәтү», - дип билгеләп үтте проектның баш архитекторы.
Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 нче декабрьдә уза. Зур урбанистик конгресста чит ил делегатлары, шул исәптән эре шәһәрләр мэрлары, архитекторлар, урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр катнаша. Форумда Россиядән 200 дән артык спикер, БРИКС илләреннән – Кытай, Иран, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән – барлыгы 5 меңнән артык эксперт катнаша. Шулай ук Катар һәм Төркия вәкилләренең визиты планлаштырылган. Форумның «Милли үзенчәлекне чагылдыру» дигән төп темасы аның барлык төп трекларында да ачыла. Программада – шәһәрләрне үстерү һәм аларның уникаль кодын саклау стратегияләре белән бәйле халыкара кейслар турында фикер алышу һәм тәкъдир итү, креатив кадрларны җәлеп итү, регионнар һәм табигый территорияләр үсешенә эре транспорт проектларының йогынтысы, җитештерү биналары һәм зоналары редевелопменты һәм башкалар.