Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе 4-8 яшьлек кечкенә балалар өчен кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча яңа мәктәп-студиядә 15-әр баладан торган 2 төркем шөгыльләнәчәк.
«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актрелык осталыгы, хореография дәресләре бушлай укыталачак.
Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр артистлары балалар белән татар телендә шөгыльләнәчәк. «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы – театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина. Проект Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Кастинг 3 сентябрьдә 12.00-15.00 сәгатьтә Шәрык клубында (Татарстан урамы, 8 йорт) үтәчәк.
Катнашучыларның яшь чикләве: 4-8 яшь.
Төп шарт: студиядә шөгыльләнергә теләүче баланың татар телендә аралашуы.
Нәни катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) кастингның жюри әгъзалары – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гөлназ Нәүмәтова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесы «Казан театр училищесы»нда вокал укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы Гүзәл Сибгатуллина һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахмановага күрсәтәчәк. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.
Гаризалар (баланың фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры) teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча 2 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Сораулар буенча 89270322285 номерына Фәйзрахманова Алия Госман кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.