Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ниһаять, ел да уза торган “Татнет йолдызлары” исемле VI Халыкара интернет–проектлар бәйгесе тәмам. Ярышка барлыгы 257 гариза бирелгән. Жюри әгъзаларына бәя кую да ай–яй җиңел булмагандыр. Эчтәлек, дизайн, кулланучылар саны, актуальлек, оригинальлек – әлеге сыйфатларга ия ресурслар байтак.
Конкурс оештыручыларның берсе Айнур Сибгатуллин фикеренчә, быел яңалыклар да юк түгел. Беренчедән, яңа номинацияләр өстәлде. Икенчедән, “Татнет йолдызлары” сайтының татарча варианты булдырылды. Бу эшне башкаручы Раил Гатауллин ике теллелек хокукын тормышка ашырды дияргә була.
Җиңүчеләрне әйтеп үтик:
Масс-медиа
1. "Известия Татарстана" газетасы
2. CityDay.ru — шәһәр афишасы
3. "Челнинская Неделя" көндәлек газетасы сайты
Махсус диплом - 2013 елда узачак 27нче Җәйге Универсиада – Казанда
Мәгариф һәм фән (рус телендә)
1. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе сайты
2. Казанның 89нчы мәктәбе рәсми сайты
3. Яр Чаллы шәһәренең яшьләр интернет–проекты
Мәдәният һәм сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү
1. "Казан Кремле" дәүләт музей–тыюлыгы
2. Dancing People Awards 2008
3. "Дөнья яралганда" Халыкара музыкаль фестиваль
Махсус диплом – Татар язучысы Абдулла Алиш
Корпоратив сайтлар
1. IT Avenue – сайтлар ясау
2. Truck Center компаниясенең корпоратив сайты
3. Азимут Консалтинг
Махсус диплом — ОАО «Таттелеком»
Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнары
1. Казан мэриясенең рәсми порталы
2. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы
3. Казан 24
Махсус диплом - Мөслим районының рәсми сайты
Җәмәгать оешмалары
1. Инвалидларны савыктыру үзәге
2. “УЗЕБЕЗ” яңа буын хәрәкәте
3. Tatar club : Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Махсус диплом – Рязань өлкәсе Касыйм шәһәре мөселманнарының урындагы дини оешмасы
Татарский мир
1. "Duslar.ru – татар дуслар порталы"
2. Түбән Новгород татар яшьләренең мәгълүмати–күңел ачу порталы
3. Себер татарлары
Татар доньясы
1. Самара өлкәсе Татар җәмгыятенең рәсми сайты
2. Төмәннең "Сибирия - Себер иле" иҗтимагый–сәяси газетасы
3. Балтаси.ру - Балтач районы порталы
Махсус диплом - Yzek Party - татар шәһәр мәдәнияты үзәге
Мәгариф һәм фән (татар телендә)
1. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе сайты
2. Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты
Туган тел
1. "Татарстан - Новый Век" телерадиокомпаниясе
2. "Ватаным Татарстан" газетасы
3. "Сабантуй" газетасының электрон варианты
Махсус диплом – Матбугат.ру бөтен татар матбугаты сайты
- Караулар саны: 6137
- Бастыру
Фикерләр
Раил Гатауллин
23 Декабрь, 2008 - 19:16
Permalink
Җавап
Жюри әгъзалары, өченче урынга лаеклы сайт булмау сәбәпле, призлы урынга ике генә сайтны тәкъдим иттеләр.
Ихтирам белән, оештыру комитеты әгъзасы Раил Гатауллин
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Сылу
23 Декабрь, 2008 - 19:09
Permalink
Бу сорауга
Бу сорауга жавапны оештыручылардан сорарбыз!!!
Кунак
23 Декабрь, 2008 - 18:13
Permalink
Мәгариф һәм фән
Мәгариф һәм фән (татар телендә)
1. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе сайты
2. Татар Дәүләт Гуманитар–Педагогика Университеты
Ни өчен бары ИКЕ сайт кына сайлап алынды?
Калганнарда алай түгел бит.